Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Идел Буе федераль округына керүче регионнарның башкарма хакимият органнары ассоциациясе барлыкка килде

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

        15 ноябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Чабаксар шәһәрендә үткән Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Идел Буе федераль  округына керүче регионнарның башкарма хакимият  органнары киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә җир әйләнеше, җирләрне тиешле максатларда куллануны тәэмин итү, күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү һәм күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү сораулары каралды.

       Киңәшмәдә көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев күчемсез милек объектларының һәм җир кишәрлекләренең кадастр бәясен билгеләү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

       Киңәшмәнең тәмамлану өлешендә Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Идел Буе федераль  округына керүче регионнарның башкарма хакимият  органнары ассоциациясе булдыру турында килешмәгә имзалар куелды. Ассоциация актуаль сораулар буенча тәҗрибә уртаклашу һәм чишү юллары буенча фикер алышу өчен елга бер тапкыр кайсы да булса бер регионда җыелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International