Татарстан гражданнарының күбесе дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалана. Өстенлекләре: уңайлы һәм заманча. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елның беренче ярты елында онлайн-мөрәҗәгатьләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20% ка арткан.
Республика халкы һәм оешмалары гаризаларын актив рәвештә интернет аша юллый: 860 мөрәҗәгатьнең күбесе физик затлардан — 687, ә юридик затлардан — 173.
Иң зур ихтыяҗга ия хезмәтләр — җир мөнәсәбәтләре (дәүләт милкендәге җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү; милеккә, арендага, даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү, дәүләт милкендәге җир кишәрлегеннән сатулар үткәрмичә түләүсез файдалану) һәм торак мәсьәләләре (“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ өчен оператив идарә хокукында беркетелгән РФ гражданнары биләгән торак биналарны аларның үз милкенә тапшыру).
Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу көннән-көн җиңеләя бара.
Мөрәҗәгать итүчеләргә түбәндәге мөмкинлекләр бар:
·министрлыкка шәхсән килмичә вакытны экономияләү мөмкинлеге,
·үзең өчен уңайлы вакытта тәүлек буе гариза бирү мөмкинлеге.
«Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының барлык 25 дәүләт хезмәте хәзер төбәк порталында бар, ә аларның 12се федераль дәүләт хезмәтләре Порталы белән интеграцияләнгән.