Сатып алу турында ябык формада гариза бирү белән бәяне алдан игълан итмичә дәүләт милкен сату

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

       2013 елның 27 ноябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә сатып алу турында ябык формада гариза бирү белән бәяне алдан игълан итмичә дәүләт милкен сату үткәрелде.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ликвид булмаган дәүләт мөлкәтен сатуның тагын бер формасы кертелде - сатып алу турында ябык формада гариза бирү белән бәяне алдан игълан итмичә дәүләт милкен сату.

       Берничә тапкыр сатуга куелып аукционнарда сатыла алмаган иске хәләдә булган дәүләт милке бәяне алдан игълан итмичә сатыла.

       Бәяне алдан игълан итмичә сатуга куелган дәүләт милкен сатып алуда катнашу өчен 38 гариза бирелде. Аукционга куелган 4 лот - Җир кишәрлекләре белән Кама Тамагы муниципаль районы, Бөгелмә, Алабуга шәһәрләрендә урнашкан күчемсез милек объектлары сатылды. Дәүләт милкен сатудан кергән 1,7 миллион сум акча Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International