Бүгенге көндә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан дәүләт милкеннән, шул исәптән унитар оешмалар хуҗалыгындагы милектән файдалану нәтиҗәсен күтәрү сорауларына аерым игътибар бирелә. Дәүләт оешмаларының югары звено менеджменты квалификациясе дәрәҗәсенә дәүләт милкенең сакланышы гына түгел, республика бюджетына керүче табыш дәрәҗәсе дә бәйле.
“Дәүләт һәм муниципаль унитар оешмалар турындагы” Федераль Законның 21 маддәсе һәм ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафынна беренче тапкыр Татарстан Республикасы унитар оешмаларында бер елдан артыграк эшләүче җитәкчеләрне аттестацияләүнең беренче этабы үтте. Аттестация тестлар ярдәмендә үтте. Тестлар 101 сораудан торды һәм түбәндәге темалар нигезендә төзелде:
а) Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе нигезләре, гражданлык, хезмәт, салым законнары нигезләре;
б) оешмалар белән идарә итү, финанс аудиты һәм планлаштыру нигезләре;
в) дәүләт унитар оешмалары турындагы законнар нигезләре;
г) тармак үзенчәлекләре;
д) компьютер әзерлеге;
е) бюджет законнары;
ж) кризиска каршы идарәчелек нигезләре;
з) күчемсез милек һәм эшмәкәрлекне бәяләү нигезләре.
Аттестацияләүнең икенче этабы тармак министрлыкларыннан берәр вәкил кергән аттестацияләү әгъзалары белән әңгәмә төрендә 2013 елның 10 декабрендә үткәреләчәк.