Хәсән Туфан, 33 адресы буенча урнашкан бинаны бушату буенча

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

     Бүген, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында авария хәлендә дип табылган 2 катлы Хәсән Туфан, 33 адресы буенча урнашкан бинаны бушату буенча киңәшмә үтте. Бу бина Татарстан Республикасы милкендә булып, иҗтимагый оешмаларга бирелгән иде. Киңәшмәдә әлеге оешмаларга башка биналардагы урыннар тәкъдим итү максатыннан үткәрелде.

       Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасының кеше хокукы буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская , Казан шәһәренең “№ 16 шәһәр клиник хастаханәсе” дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе, “Светлана Изамбаева” хәйрия фонды вәкилләре катнаштылар.

       Киңәшмәгә махсус чакырылуга да карамастан, “Татарстан Республикасының саңгыраулар җәмгыяте” гарипләр иҗтимагый оешмасы рәисе һәм “Шәфкать” Казан шәһәре Совет районының әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алучылар һәм күп балалы гаиләләр берләшмәсе” Иҗтимагый оешмасы рәисе килмәделәр.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан бу оешмаларны бинага урнаштыру хронологиясе, Министрлык тарафыннан ведомствоара комиссия булдыру сәбәпләре, “Фәнни-җитештерү төзелеш берләшмәсе” ҖЧО үткәргән экспертиза нәтиҗәләре китерелде.

       Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге бинаны янгын чыгу куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми һәм аны эксплуатацияләү кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра дип билгеләде.

        Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм “Шәфкать” Казан шәһәре Совет районының әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алучылар һәм күп балалы гаиләләр берләшмәсе” Иҗтимагый оешмасы бүлмәләре санитарлык законнарын бозып файдаланыла һәм балалар, шулай ук аларның әти-әниләре арасында йогышлы авырулар таркатуга шартлар тудыра дип билгеләде.

       Фактик рәвештә бинаның таушалуы 89,2% тәшкил итә һәм авария хәлендә тора. Мондый хәлдә аны эксплуатацияләү куркынычлык тудыра һәм аны кулланылыштан туктату мөһимлеге хәбәр ителгән.

       Әйтеп кителгән шартлар белән бәйле рәвештә, иҗтимагый оешмаларга башка бинадагы бүлмәләргә күчү вариантлары, яки үз финанслары чараларын бинаның 2 катын да төзекләндерергә тәкъдим ителде.

       Светлана Иамбаева фонды тәкъдим ителгән башка урынга күчү альтернатив варианты белән килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International