Татарстан Республикасының унитар оешмалары җитәкчеләрен аттестацияләүнең икенче этабы үтте

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

        2013 елның 10 декабре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт унитар оешмалары җитәкчеләрен аттестацияләүнең икенче этабы үтте. Аттестацияләү Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Профсоюзлары федерациясе һәм тармаклы министрлыклар вәкилләре составындагы комиссия әгъзалары тарафыннан һәр җитәкче белән аерым әңгәмә кору рәвешендә үткәрелде.

       Аттестация үтүгә 13 оешма җитәкчесе тиеш иде. Әңгәмә - оешмаларының төп бурычларын, эшчәнлек төрен һәм дәүләт хакимияте органнарының функцияләре турында сөйләшүгә корылган иде. Аттестацияләү комиссиясе тарафыннан оешмаларның үсеш программалары һәм соңгы 3 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре дә каралды.

       Эшчәнлекләре буенча аттестация комиссиясе әгъзалары тарафыннан сораулар тудырмаган оешма җитәкчеләреннән:

Геллер Я.В. – “Татарстан Республикасының регионара элемтә һәм дәүләт заказлары, инвестицион эшчәнлек буенча агентлык” ДУП җитәкчесе;

Акбәров О.З. – “Татарстан Республикасының медицина техникасы һәм фармациясе” ДУП җитәкчесе;

Түбән Кама шәһәренең “Горэлектротранспорт” ДУП җитәкчеләрен атап китәргә мөмкин.

       Кайбер җитәкчеләр буенча ДУП һәм ААҖ финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен анализлау һәм контрольдә тоту буенча эш группасы утырышларында финанс эшчәнлекләре нәтиҗәләрен җентекләбрәк тикшерү турында карар кабул ителде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International