2013 елның 11 декабре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Лаеш муниципаль районы территориаль планы документына үзгәрешләр кертү һәм «СМАРТ Сити Казан» планировкасы проектын эшләү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Бу сорау буенча фикер алышуга Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты, «Татинвестгражданпроект» ДУО, “Татарстан Республикасы үсеше Корпорациясе” ААҖ һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнаштылар.
Хәзерге вакытта ТР Лаеш муниципаль районының Столбище авылы чикләренә алты җир кишәрлеген кертү буенча эш башкарыла.