2013 елның 11 декабрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә 2014 елда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларга бирү максатыннан Татарстан Республикасы милкенә фатирлар сатып алу сораулары буенча киңәшмә үтте.
2013 елда ятим балалар өчен фатирлар сатып алу РФ ВАС карары буенча башкарылды һәм күчемсез милек объектларын сатып алуга № 94 ФЗ йогынты ясамады.
2014 елның 01 гыйнварыннан сатып алу эшләре башкару тәртибе үзгәрә. Бу - № 44 ФЗ гамәлгә керү белән бәйле. Бу Закон нигезендә РФ субъектлары исеменнән күчемсез милек объектларын сатып алу аукцион аша гына башкарылырга тиеш.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы милкенә фатирлар сатып алу вариантлары каралды.
2013 елда ятим балалар өчен Татарстан Республикасы милкенә 261 фатир сатып алынды, 2014 елда әлеге максатта 295 фатир сатып алу планлаштырылган.