2013 елның 18 декабрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән "Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы" Коммерциясез партнерлыгы идарәчелегенең киңәйтелгән утырышында республиканың барлык бәяләүчеләр җәмгыяте өчен актуаль булган сораулар каралды.
Өлешчә, күчемсез милек базасы мониторингының мультилистинг системасы (МЛС) презентацияләнде. ТР бәяләүчеләр союзы һәм ТР риэлторлар гильдиясе белән хезмәттәшлек итү турындагы килешмә нигезендә республика бәяләү базасы н формалаштыру өчен МЛС модификацияләү җбуенча эш алып барылды. Модификацияләнгән МЛС материаль активларны бәяләү вакытында эффектлы инструмент һәм зоналашкан бәя системасын булдыру өчен нигез булырга тиеш дип исәпләнелә. Системаның тулы версиясе 2014 елның 1 кварталында эксплуатациягә керер дип көтелә.
Киңәшмәдә шулай ук ТР риэлторлар гильдиясе белән берлектә алдагы елны үткәреләчәк Күчемсез милек конгрессы, Партнерлык әгъзаларын белем квалификациясен күтәрү турындагы сораулар да каралды.
Киңәшмә көн тәртибендә шулай ук 27 ноябрь көнне Мәскәү шәһәрендә Президент-отелендә үткән “Бәяләүнең 20-еллыгы – юл сайлау чиге” Россиякүләм бәяләү форумында ТР Бәяләүчеләр Союзы Партнерлыгына “Бәяләү берләшмәсен туплап ныгыткан өчен” мактаулы билгесе тапшырылу турындагы шатлыклы мәгълүмат җиткерелде. Партнерлыкның актив әгъзаларына мактау грамоталары да тапшырылды.