Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләренең аттестациясе узды

2026 елның 22 мае, җомга

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдик Мәхмүт улы Дияров җитәкчелегендә Аттестация комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында Татарстан Республикасының биш дәүләт оешмалары хезмәткәренең вазыйфалары тиешле рәвешенчә башкарылуы һәм туры килү-килмәвен тикшерү өчен аттестация үткәрелде.

Аттестация процедурасы хезмәткәрләрнең һөнәри эшчәнлегенә җентекле анализ ясаудан гыйбарәт булды: комиссия әгъзалары җитәкчеләрнең бәяләмәләрен карап, шәхси эшләрне өйрәнделәр, шулай ук һәрбер аттестацияләнүче хезмәткәр белән әңгәмә үткәрделәр. Дәүләт хезмәткәрләренә аларның вазыйфаи бурычлары һәм эшләренә бәйле сораулар бирелде.

Комиссия барлык аттестацияләнүче хезмәткәрләрнең югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте. Хезмәткәрләр норматив-хокукый актларны һәм эш регламентларын төгәл белүләрен, югары һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.

Комиссия әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, барлык хезмәткәрләрне дә вазыйфаларга туры килә дип танылды. Моннан тыш, аттестацияләнүчеләр алга таба һәнәри үсеше өчен Министрлыкның кадрлар резервына кертелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International