Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегндә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Очрашу барышында «Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр берлеге» коммерцияле булмаган партнерлыгы башкарма директоры Олег Булгаков та катнашты.
Утырышның төп темасы булып дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең барлык кагыйдәләрне үтәп эшләүләрен тикшерү булды. Комиссия хезмәткәрләрнең эшмәкәрләр эшчәнлегендә катнашу фактларын ачыклау өчен Россиянең Федераль салым хезмәте мәгълүматлар базасында файдалану механизмнарын тикшерде.
Аерым игътибар Татарстан Республикасы милкендә булган дәүләт мөлкәтен законлылык, нәтиҗәлелек һәм максатчан файдалану мәсьәләләренә бирелде. Утырышта катнашучылар Республкабызның активларын идарә итүдә хокук бозуларны булдырмауның әһәмиятен ассызыкладылар.
Моннан тыш, утырышта хакимият органнарына бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә консультация ярдәме оештыру турында сүз барды.