Татарстан Республикасы бюджетына салымнан тыш керемнәрдән 360 миллион артык сум керде

2026 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

2026 нчы елның 1 июненә булган мәгълүматыннан билгеле булганча, Татарстан Республикасы бюджетына дәүләт мөлкәтен һәм җир кишәрлекләрен файдалану һәм сатудан алынган салымнан тыш керемнәр 361,19 миллион сум тәшкил итте. 2026 нчы елның 1 июненә Татарстан Республикасы бюджетына:

  • миллек арендасыннан — 124,80 млн сум;
  • дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышы өлешеннән — 35,68 млн сум;
  • җир арендасыннан — 53,24 млн сум;
  • сервитуттан (хезмәт күрсәтү хокукыннан) — 20,04 млн сум;
  • ышанычлы идарә итүдән — 69,22 млн сум;
  • дивидендлардан — 21,55 млн сум;
  • мөлкәт сатудан — 33,42 млн сум;
  • җир кишәрлекләре сатудан — 3,25 млн сум керде.

Дәүләт мөлкәтен, шулай ук җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан тотрыклы керемнәр — министрлык хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшчәнлеге нәтиҗәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International