2026 нчы ел башыннан Татарстан Республикасының дәүләт мөлкәтен сату һәм арендага тапшыру буенча 41 сәүдә (торг) үткәрелде.
Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы күчемле, күчемсез һәм башка төр дәүләт милеген электрон форматта сәүдә оештыру юлы белән сатуны дәвам итә. Татарстанда әлеге эш Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан аккредитацияләнгән sale.zakazrf.ru электрон мәйданчыгында уздырыла.
Хисап чорында күчемсез милек объектларын сату буенча тугыз аукцион һәм суд карары нигезендә алынган мәдәни мирас объектын сату буенча бер аукцион үткәрелде. 24 аукцион барышында гомуми сумма 32,8 миллион сум тәшкил иткән 32 транспорт чарасы гамәлгә ашырылды (сатылды).
Дәүләт мөлкәтен милеккә яки арендага бирү буенча сәүдәләр даими рәвештә үткәрелеп тора. Аларны уздыру турында актуаль мәгълүматны sale.zakazrf.ru электрон мәйданчыгында, torgi.gov.ru рәсми порталында яисә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында табарга мөмкин.