Әлмәт шәһәрендә 2026 масштаблы рәвештә татарның милли бәйрәме - Сабантуй узды. Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында узган тантана меңләгән шәһәр халкын, кунакларын берләштерде, күпмилләтле дәүләтебезне берләштерүче бәйрәме булды.
Бәйрәм үзәк мәйданда бай эчәлекле программа белән үрелеп барды. Чарада нәфис сәнгать лабораториясеннән һәм «Һөнәрчеләр шәһәреннән» алып балалар өчен «Тукай әкиятләре» интерактив зоналарына кадәр төрле төрле активлык мәйданчыклары бар иде. Бәйрәмдә аерым урынны «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» мәйданчыгы алды, биредә һәркем Ватан сагында торучыларга ярдәм йөзеннән үз өлешен кертә, маскировка челтәренә тасма үрә алды. «Милли мәдәниятләр фестивале» кысаларында кунаклар Россия халыкларының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар, ә 500 дән артык артист катнашындагы театральләштерелгән тамаша татар халкы тарихының мөһим чорларын яңадан торгызды һәм аны тамашачыга тәкъдими итте.
Бәйрәм программасының мөһим өлешен спорт ярышлары һәм халык уеннары тәшкил итте. Ипподромда мавыктыргыч ат чабышы узды, ә Сабантуйның иң кульминацион һәм матур өлеше булып традицион «Көрәш» ярышы булды. 2026 нчы елгы Сабантуйның абсолют батыры булып Ирек Шаяхмәтов танылды.
ТР Премьер-министры урынбасары Марат Җаббаров, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбибуллина кебек мәртәбәле кунаклар «Без бергә — Мы вместе» мәйданчыгында күрделәр, милли-мәдәни автономияләрнең бизәлгән ишегалларын карадылар, диаспора вәкилләре белән аралаштылар. Чыгышында Фәнил Әһлиуллин авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре илнең азык-төлек иминлегенә керткән өлешләре өчен рәхмәт һәм соклану сүзләрен белдерде.
Тантаналы өлеш 70 тән артык алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрен бүләкләү белән тәмамланды. Әлмәттәге Сабантуй халыклар бердәмлеге, ватанпәрвәрлек һәм иҗади хезмәт безнең җәмгыятьнең төп кыйммәтләре булуының якты мисалына әверелде.