Татарстан Республикасы Пространство белешәләрен геодезия секторы белгечләре, дәүләт биремен үтәү кысаларында, Татарстан Республикасы Питрәч районының Әлдебән авылыны янындагы полигон территориясендә аэрофотосъемка эшләрен башкардылар.
Төгәл мәгълүматлар җыю өчен аэротөшерү заманча пилотсыз очу аппаратын (БПЛА) кулланып үткәрелде. Тикшерелгән территориянең мәйданы 100 гектар артык тәшкил итте.
Фотосурәтләрне эшкәрткәннән соң, 1:500 масштаблы цифрлы ортофотоплан төзеләчәк. Нәкъ менә ул карталар, топографик планнар һәм геодезия схемалары ясау өчен нигез булып тора. Ортофотопланның һәр элементының төгәл географик координатлары бар, бу аның санлы карталар стандартларына туры килүен тәэмин итә.
Әзер ортофотоплан верификация, ягъни гамәлдәге карталар белән чагыштырылып, кирәкле төзәтмәләр кертелгәннән соң Пространство белешмәләре фондына тапшырылачак һәм куллану өчен ачык булачак.
Шунысын да билгеләп үтү мөһим: съемка ел саен Брест крепостеның соңгы сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов истәлегенә багышланган «Әлбәдән» Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивален кабул итүче полигонда уздырылды.