ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан махсуслашкан укыту семинары үткәрелде

2013 елның 20 декабре, җомга

       17-19 декабрь көннәрне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы устав капиталында дәүләт өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнарындагы Татарстан Республикасы вәкилләре һәм директорлар советлары составына сайланучылар өчен "Корпоратив идарә итү практикасы һәм стандартлары турында" темасы буенча өйрәтү семинары үткәрде. 

       Семинарда түбәндәге темалар буенча лекцияләр укылды:

“Дәүләт катнашы булган компанияләрдә эффектлы идарә итүне. Төп проблемалары”;

“Директорлар советы эшендә финанс сораулары: акционерлык җәмгыятьләр эшчәнлеге нәтиҗәлелеген прогнозлау һәм бәяләү”;

“Компанияләрнең корпоратив идарә итү системаларын оптималь төзү практикасы”.

       Укытуны Россия директорлар институты вәкилләре, зур россия компанияләре директорлары советларында эш тәҗрибәсе булган, финанс базары буенча Россия Банкы Хезмәте каршындагы корпоратив идарә буенча Эксперт советы әгъзалары, шулай ук икътисади фәннәр докторы, Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының хуҗалык эшчәнлеге анализы һәм аудиты кафедрасы профессоры, аттестацияләнгән һөнәри бухгалтер, Россия аудиторларының һәм һөнәри бухгалтерлары Институтының аттестацияләнгән укытучысы, Россиянең салым консультантлары платасының аттестацияләнгән салым консультанты, сертификацияләнгән финанс менеджерлары Британия институтының  (IСFM) аттестацияләнгән финанс менеджеры алып бардылар.

       Укуда дәүләт вәкилләре – ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Апппараты, министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, шулай ук бәйсез директорлар катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International