01.01.2014 елдан 05.04.2013 елда чыккан “Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтне тәэмин итү өчен товар алу, эшләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында” №44 –ФЗ Федераль закон гамәлгә керә. Шуның белән бәйле рәвештә бюджет учреждениеләренең сатып алу практикасы да үзгәрәчәк, өлешчә, яңа закон бюджет учреждениеләренә сатып алуның берьюлы ике режимын сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Дәүләт йөкләмәсен үтәү өчен бирелгән субсидияләр хисабына сатып алу контракт системасы турындагы Закон кагыйдәләре буенча башкарылачак. Ә грантлар хисабына сатып алулар мөстәкыйль эшләнгән чаралар хисабына - № 223-ФЗ 18.07.2011 Федераль закон кысаларында башкарылачак. 01.01.2014 елдан бюджеттан тыш акча тоту хокукы бирүче хокук актларын ел ахырына кадәр кабул ителергә һәм 01.01.2014 кадәр мәгълүмати системаларга урнаштырылырга тиеш. Әлеге сорауларны хәл итү максатыннан Министрлыкка караган ведомстволарның җитәкчеләре һәм сатып алу өлкәсендәге белгечләре катнашында киңәшмә үткәрелде.