ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җир кишәрлекләрен муниципалитетларга кайтару сораулары каралды

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

       24.12.2013 министрның беренче урынбасары Сергей Демидов Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү идарәсенең Тикшерү комитеты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм республиканың 12 муниципаль районы вәкиле катнашында киңәшмә үткәрде.

       Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору Шурасы утырышы беркетмәсенең җирле үзидарә органнары тарафыннан законсыз рәвештә үзләштергән җир кишәрлекләрен муниципаль милеккә кире кайтару турындагы 4.2 п. үтәлеше сораулары каралды.

       Бу өлкәдә хокук бозулар башкарган җирле үзидарә органнары түрәләренә карата  муниципаль районнарда ТР буенча Россия тикшерү идарәсе тикшерү комитетлары тарафыннан 214 җинаять эше кузгатылган.

       ТР Прокуратура башкарган эш кысаларында 20% тан артык җир кишәрлекләре муниципаль милеккә кире кайтарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International