ТР бәяләүчеләр союзы: нәтиҗәләр, киләчәккә өметләр, бурычлар

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

       “Татарстан Республикасының бәяләүчеләр союзы” КП идарәчелегенең киңәйтелгән утырышы дәвамы буларак, 2013 елның 24 декабре көнне бәяләүчеләр республика өчен киләчәктә файдалы булачак проектлар турында киңәшләштеләр. ТР Бәяләүчеләр союзы әгъзалары тәкъдимнәре буенча Партнерлык Президенты Андрей Лисичкин әзерләгән презентациядә бәяләү берләшмәсе өчен векторлар бирелгән. Алар Татарстандагы төп бәяләү зоналарын үз эченә ала, һәм тормышка ашырылган очракта, бәяләүгә заказлар бирүчеләр, эшмәкәрлек һәм дәүләт мәнфәгатьләрен исәпкә алып, уртак чишү юлларын табуга мөмкинлек бирәчәкләр.

       Утырыш барышында шулай ук күчемсез милекне сату-алу мониторингы мультилистинг системасын эшкәртү буенча тәкъдимнәр, Партнерлыкның эш нәтиҗәләре һәм киләсе елларга бурычлары каралды.

       Утырыш эшен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләренә актив хезмәттәшлек иткәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International