Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов Татарстан Республикасы буенча Россиянең Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе вәкилләре һәм республикасының 15 муниципаль берәмлеге вәкиле катнашында киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш советы утырышы беркетмәсенең 4.2 пункты буенча җирле үзидарә җитәкчеләре тарафыннан законсыз рәвештә шәхси милеккә бирелгән җир кишәрлекләрен муниципаль милекләргә кире кайтару сораулары каралды.
Татарстан Республикасы буенча Россиянең Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе тарафыннан бу өлкәдә хокук бозулар башкаручы җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә карата 243 җинаять эше башкарылган.
ТР Прокуратурасы башкарган эш нәтиҗәләре буенча бүгенге көндә законсыз рәвештә шәхси милеккә бирелгән җирләрнең 30% тан артыгы муниципаль милекләргә кире кайтарылган.