Кичә, 20.01.2014, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән оператив киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре администратор булган салым булмаган керемнәр буенча 2014 елга бюджет биреме аталды. Гомуми еллык план 409,5 миллион сум күләмендә билгеләнде. План биременең киметелүе Россия Федерациясенең Бюджет кодексына үзгәрешләр керү белән бәйле. Яңа үзгәрешләр буенча, 2014 елның 1 гыйнварыннан шәһәр округындагы җир кишәрлекләрен, дәүләт мөлкәте сату һәм арендага бирүдән кергән акча җирле бюджетларга керәчәк. Шулай итеп, 2014 елда керем үсешен саклап калган очракта, Татарстан Республикасы бюджетына 500 миллион сумга кимрәк керем керәчәк, бу алда күрсәтелгән табышның 20% ы.
Министр каршында үткән киңәшмәдә шулай ук 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетына дәүләт мөлкәтеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдалану һәм сатудан кергән салым булмаган керем нәтиҗәләре дә күрсәтелде. Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 2013 елда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 1 миллиард 325 миллион 500 мең сум акча керде. Шулай итеп, еллык бюджет йөкләмәсе 109,9 % ка үтәлде. Республика бюджетына кергән бу керем мөлкәт сатудан кергән табышның, ДУП чиста табыш өлеше, җир кишәрлекләрен сату һәм арендага бирүдән кергән табышның артуы хисабына башкарылды.