2014 елның 28 февралендә “ТР Бәяләүчеләр союзы” КП еллык җыелышын 20 мартта үткәрү турында карар кабул ителде.
Утырыш катнашчылары тарафыннан Идарәчелек әгъзалары составын тагын да тәҗрибәлерәк бәяләүчеләр белән тулылыандыру турында тәкъдим кертелде. 2014 елга финанс планы проекты расланды. Чыгымнарның күп өлешен хокукый эшне активлаштыруга юнәлтергә, бәяләү базарындагы кагыйдә бозуларны киметү һәм эшен яхшы башкаручы бәяләүчеләр мәнфәгатьләрен тәэмин итү мөһимлеге билгеләнелде.
Идарәчелек әгъзалары ТР бәяләүчеләр союзының Күзәтчелек союзы рәисе вазифаларына тәкъдим ителгән кандидат – ТР Премьер-министры урынбасары Камалтынов Юрий Зимелевичны бер тавыштан кабул иттеләр. Юрий Зимелевичның эш тәҗрибәсе һәм авторитеты Партнерлык мәсьәләләрен уңышлы башкаруга ышаныч белдерделәр.
Киңәшмә турында тулырак мәгълүмат “ТР Бәяләүчеләр союзы” КП рәсми сайтында:
оценщики-рт.рф