01.03.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Татарстан Республикасының Инвестицион советы утырышында “Татарстан Республикасында инвестицион проектларны тормышка ашыруда концессия килешүләре механизмын куллану тәҗрибәсе турында” доклады белән чыгыш ясады. Инвестицион совет утырышын ТР Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миннеханов алып барды.
Азат Хамаев чыгышында, дәүләт-хосусый партнерлыкны куллану мөмкинлеге киң, ләкин аның зәгыйфь үсеше сәбәбенең тиешле дәрәҗәдә хокукый җирлеге булмавыннан, дип азсызыклады. Дәүләт-хокукый партнерлык турындагы федераль закон кабул итү дәүләт-хосусый партнерлыкны аңлау һәм куллану механизмын бердәм формалаштыруга мөмкинлек бирәчәк.
Дәүләт-хосусый партнерлык белән беррәттән бүгенге көндә дәүләт һәм бизнесның хезмәттәшлеген башкару концессия формасында да алып барыла. Концессия дәүләт һәм бизнес арасындагы хезмәттәшлекнең эффектлы формасы, аның ярдәмендә ике якка да файда китерә торган социаль мөһим проектларны тормышка ашыру мөмкин. Дәүләт моңарчы кулланылышта булмаган күчемсез милек объектын эксплуатацияләүгә яраклы итеп ала, ә инвестор – озак еллар дәвамында бизнес алып бару гарантиясе ала.
21.07.2005 елда кабул ителгән “Концессия килешүләре турындагы” № 115 Федераль Закон 2010 елдан бирле Татарстан Республикасында уңышлы кулланылып килә. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергәләп сәламәтлек саклау өлкәсендәге 3 проектны тормышка ашырды.
Министр доклад соңында ТР Президентының игътибарын концессия килешүе сәламәтлек саклау объектларына гына түгел, шулай ук юл хуҗалыгы объектларына, инженерлык инфраструктурасына, социаль-көнкүреш өчен билгеләнгән объектларга да каравына юнәлтте.