Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору гамәлләре буенча эшчәнлекне күтәрү максатыннан 11-12 март көннәрне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле “Дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегендә коррупциягә каршы тору гамәлләре сораулары” программасы буенча семинарда катнашты. Семинар Татарстан Республикасы ведомство һәм министрлыкларындагы коррупцияне һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы кадарлар подразделениеләренең җитәкче хезмәткәрләре өчен Казан шәһәренең Икътисад, идарә һәм хокук институты оештырды.
Семинар эшен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар Департаменты җитәкчесе А.Н. Белов ачты. Ул мондый семинарларның тәҗрибә һәм дәүләт механизмында гамәлдә булган алдынгы идеяләр белән уртаклашу өчен мөһим булуын билгеләде.
Семинарда катнашучылар алдында коррупциягә каршы гамәл фәнни-тикшеренү институты директоры, коррупциягә каршы тору гамәлләре буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы президиум Советы эш группасы әгъзасы, норматив актлар проектларын һәм башка документларны коррупционгенлыкка экспертиза ясауга вәкаләтле бәйсез эксперт, “Коррупциясез Россия” Бөтенроссия конкурсының конкурс комиссиясе рәисе, юридик фәннәр докторы, профессор П.А. Кабанов, ТР Президенты Аппаратының республика дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең үз-үзләрен тоту таләпләрен үтәү буенча Комиссия әгъзасы, коррупциягә каршы эш сораулары буенча Республика эксперт группасы әгъзасы, Казан шәһәренең ИЭУП фәнни эш буенча проректоры, юридик фәннәр докторы, профессор И.И. Бикеев, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле М.Т. Шрша чыгыш ясадылар.
Лекторлар чыгышында шулай ук мөлкәт һәм җир кишәрлекләре белән идарә иткәндә коррупцион рискларны киметү буенча эффектлы контрольне тәэмин итү сорауларына да кагылдылар.
Семинар соңында катанашучыларга квалификацияне күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.