2014 елның 13 мартында үткән “Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр Союзы” КП идарәчелеге утырышында оештыру һәм методик характердагы сораулар каралды.
Партнерлыкның Эксперт-консультация советы положениесе турындагы һәм бәяләүөлкәсендә белгечләр әзерли торган һәнәри мәгариф учреждениеләренең мәгариф программаларын профессиаональ-иҗтимагый аккредитацияләү турында һәм Эксперт-консультация советы составы сораулары каралды.
Совет бурычлары – һәнәри фикер формалаштыру, бәяләү эшсәнлеге өлкәсендә экспертиза вакытында суд һәм башкарма хакимият органнарына юридик һәм физик шәхесләргә консультация һәм методик ярдәм күрсәтү.
Утырышта ТР күчемсез милек базары мониторингының мультилистинг системасын эшләп бетерү буенча риэлторлар Гильдиясе, шулай ук бәяләүчеләрнең ТР Министрлар Кабинетына, хокук саклау органнарына, башкарма хакимият органнарына тәкъдимнәре каралды.