19 март көнне “Казан Ревьерасы” Кунакханә-күңел ачу комплексында "Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен гражданлык-хокукый җайлауда яңалыклар; дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итү өлкәсендә суд-арбитраж практикасы сораулары; муниципаль милекне арендага бирү, сату буенча аукционнар үткәрү тәртибе; шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм территориаль планлаштыруны башкару практикасы" темалары буенча муниципаль берәмлекләрнең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәләре һәм палаталары, комитетлары белгечләре һәм җитәкчеләре өчен оештырылган өч көнлек укыту семинарын башланды. Семинарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ачты. Кереш сүзендә министр семинарның максималь рәвештә нәтиҗәле үтәргә тиешлеген азсызыклады һәм катнашучыларны семнар эшендә актив катнашырга чакырды.
Семинарда лектор буларак Үзләренең инде чын профессионал буларак күрсәтергә өлгергән укытучылар – Казан Федераль Университетының гражданлык һәм эшмәкәрлек кафедрасы доцентлары Фәридә Хәмидуллина һәм Рөстәм Ганиевлар катнашачак. Шулай ук ТР Федераль антимонополиясе хезмәте һәм ТР Арбитражлык суды белгечләре дә чакырылды.
Семинарның беренче көнендә реклама корылмалары, шул исәптән социаль рекламалар өчен җир кишәрлекләре бирү, бердән-бер товар бирүчедән товар сатып алуны башкару, дәүләт контракты үзенчәлекләре турында лектор Фәридә Хәмидуллина чыгыш ясады.
Семинарда шулай ук Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җирле үзидарә органнары белән җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре арасындагы хезмәттәшлеген көчәйтү сораулары, шул исәптән яңа төзелгән килешмәләрне тормышка ашыру мәсьәләләре дә каралачак.