Коммерцияле күчемсез милек буенча аренда ставкалары мониторинг үткәрелде

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

       Бәяләү бүлеге тарафыннан 2014 елның 1 кварталына Казан шәһәрендә һәм башка зул шәһәрләрдә коммерцияле күчемсез милек буенча аренда ставкалары мониторингы үткәрелде.  

       Казан шәһәре районнары арасында иң югары ставкалар һәм тәкъдимнәр Вахитоа һәм Яңа Савин районнарында күзәтелә. Сату урыннары өчен аренда ставкалары диапазоны кв м өчен 600 дән 2500 сумга кадәр, офислар – 500 дән 1500 гә кадәр.

Элеккечә коммерцияле күчемсез милек Авиатөзелеш һәм Киров районнарында начар үсеш ала, монда аренда стакалары өчен иң аз бәяләр һәм тәкъдимнәр күзәтелә. Бу инфраструктураның түбән үсеше, зур сәүдә-күңел ачу үзәкләренең  булмавы белән аңлатыла. Офис өчен кв. м исәбенә аренда бәясен аена 400 сумнан алып 700 сумга кадәр тәкъдим итәләр, сәүдә өчен 500 дән 800 сумга кадәр.

       Иң зур аренда бәяләре зурсәүдә һәм бизнес үзәкләрдә күзәтелә (аена кв.м өчен 3500 сумга кадәр).

       Складлар һәм җитештерү буенча күчемсез милек өчен аренда ставкалары   кайда урнашуга карамастан якынча бәяләр бертөрлерәк. Җылытыла торган складлар өчен аена кв.м өчен 350 сум тирәсе, ә җылытылмый торганнары өчен 150-200 сум тирәсе түләргә кирәк. Иң зур мәйданлы складлар җитештерү зоналарында һәм казан боҗрасы юлына якын урыннарда урнашкан.    

Шәһәр

Шәһәр районнары

Сәүдә өчен урыннарга аренда ставкалары диапазоны ,

Аена 1 кв.м өчен сум

Офис өчен урыннарга аренда ставкалары диапазоны ,

Аена 1 кв.м өчен сум

Складлар һәм җитештерү буенча күчемсез милек өчен аренда ставкалары диапазоны,

  Аена 1 кв.м өчен сум

Казан

Вахитов

700-2500

600-1500

Тәкъдимнәр юк

 

Яңа-Савин

600-2000

500-1300

160-350

 

Мәскәү

500-1300

450-800

150-350

 

Совет

500-1500

450-900

170-380

 

Идел Буе

500-1500

450-1200

120-250

 

Авиатөзелеш

500

400

100-200

 

Киров

500-800

400-750

150

 

       Республикадагы шәһәрләр арасында иң зур тәкъдимнәр булган һәм аренда ставкалары Яр чаллы шәһәрендә күзәтелә. Нулай ук аренда ставкалары бәяләре  Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, һәм яшел Үзән шәһәрләрендә үсеш күзәтедә.

Шәһәр

Сәүдә өчен урыннарга аренда ставкалары диапазоны ,

Аена 1 кв.м өчен сум

Офис өчен урыннарга аренда ставкалары диапазоны ,

Аена 1 кв.м өчен сум

Складлар һәм җитештерү буенча күчемсез милек өчен аренда ставкалары диапазоны,

  Аена 1 кв.м өчен сум

Яр чаллы

450-1300

400-800

150-300

Түбән Кама

450-1000

400-800

100-250

Әлмәт

450-1000

400-1000

100-250

Лениногорск

250-600

400

60-150

Бөгелмә

500-750

350-650

80-150

Чистай

300-600

200-400

100-200

Яшел Үзән

400-850

350-600

100-250

Алабуга

400-700

300-550

100-250

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International