2014 елның 3 апреле көнне министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Алабуга шәһәренең нефтяниклар урамы территориясендәге җир кишәрлекләренә “КФУ” хезмәткәрләре һәм укытучылары өчен торак йортлар төзү мөмкинлекләрен карау буенча киңәшмә үтте.
Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре мәгълүматлары буенча, бу күрсәтелгән җирләр торак йорт һәм тулай торак тәзүне өчен билгеләнмәгән.
Шул сәбәпле, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетына шәһәр төзелеше регламенты буенча бу зоналарны торак йортлар төзү мөмкинлеге бирә торган зоналарга күчерү мөмкинлеген карый торган рекомендацияләр бирде.