Дин өчен билгеләнгән мәдәни мирастан файдалану сораулары буенча киңәшмә

2014 елның 18 апреле, җомга

       Бүген министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Рус православие чиркәвенең Казан Епархиясе (Мәскәү патриархаты), ТР Мәдәният министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждение вәкилләре катнашында дин өчен билгеләнгән мәдәни мирастан – Яшел Үзән районының  Свияжск  авылында урнашкан Иоанно-Предтеченский монастырының Барлык Кайгыручыларның Шатлык Соборы бинасыннан уртак файдалану сораулары  буенча киңәшмә үтте.

        Киңәшмә барышында Соборны дини оешмага бушлай файдалануга тапшыру турында карар кабул ителде.

       Рус православие чиркәвенең Казан Епархиясенә кирәкле документларны тапшыру турында киңәшләр бирелде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International