2014 елның 15-24 апрель көннәрендә КДУ Дәүләт һәм муниципаль идарә итү югары мәктәбендә үткән Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләренең “Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә милек белән нәтиҗәле идарә итү” квалификацияләрен күтәрү программасы барышында Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре каршында ТР Бәяләүчеләр союзы башкарма директоры Олег Булгаков чыгыш ясады. Аның чыгышында дәүләт һәм муниципаль милекне бәяләү сораулары буенча дәгъвалы ситуацияләр күрсәтелде һәм практик киңәшләр бирелде. Бәяләү эшчәнлеге буенча Милли совет, үзкөйләнешле оешмаларның бәяләү өлкәсендә күзәтү һәм хокукый тәртипне көйләү эшләрен башкаручы хакимият органнарының вәкаләтләре һәм функцияләре каралды. Чыгышның төп өлеше кадастр бәяләрен билгеләү буенча булган дәгъваларны судсыз чишү процедураларына багышланды.