ТР Бәяләүчеләр союзы идарәчелегенең чираттагы утырышы

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

       ТР Бәяләүчеләр союзы идарәчелегенең чираттагы утырышында бәяләү берләшмәләре өчен мөһим сораулар каралды.

       Тапшырылган документларны карау нәтиҗәсендә Партнерлыкка бәяләү базарында үзен уңышлы күрсәткән “Арт-Эксперт” ҖЧҖ кабул ителде.

       Партнерлык әгъзаләренең квалификацияләрен күтәрү һәм укыту буенча комитет эшчәнлеге сораулары буенча Партнерлык идарәчелеге әгъзасе Тәнзилә Удод чыгыш ясады. Аның чыгышы бәяләүчеләр әзерләү укыту программаларын һәнәри-иҗтимагый аккредитацияләү процедураларына багышланды. Бу сорау буенча фикер алышуда бәяләүчеләрнең квалификацияләрен күтәрү һәм укыту буенча комитет әгъзасы һәм югары уку йорты вәкилләре Наилә Якупова, Гөлназ Дмитриева, Лариса Юн, Неля Мухаметханова катнаштылар.

       Шулай ук утырышта аналитик тикшеренү һәм мониторинг нәтиҗәләре тыңланылды. Эксперn-консультацион  совет эшчәнлеген оештыру турында сүз барды.

       Утырыш ахырында ТР Бәяләүчеләр союзы Президенты Андрей Лисичкин һәм Идарәчелек әгъзасы  - ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин Партнерлык Советының күзәтчелек рәисе – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Юрий Камалтынов белән каралачак проблемалы сорауларны көн тәртибенә чыгардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International