ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре Кырым Республикасының Бахчасарай районына бардылар

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

       2014 елның 28-29 май көннәрендә җирле узидарә органнарына практик ярдәм күрсәтү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре Кырым Республикасының Бахчасарай районына бардылар. Бару алдыннан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшләүче белгечләрен кызыксындырган сораулар алынган иде.

       Бахчасарай районында министрлык вәкилләре тарафыннан район дәүләт хакимияте, Җир ресурслары буенча республика дәүләт комитеты агентлыгы район бүлеге, район советы аппараты, Бахчасарай районы авыл җирлекләре җитәкчеләре белән түбәндәге сораулар буенча чаралар үткәрелде:

җирле узидарә органнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтләре;

РФ Җир кодексы нормаларын тормышка ашыру;

муниципаль мөлкәт белән идарә итү;

кадастр исәбен оештыру, кадастр эшләрен алып бару, күчемсез милек объектларына хокукны теркәү.

       Шулай ук җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча “Түгәрәк өстәл” үткәрелде.

       Моннан тыш, Семферополь шәһәрендә кырым Республикасының җир ресурслары буенча республика комитеты җитәкчеләре белән РФ җир законнары нормаларын тормышка ашыру практикасы турында сөйләшү узган очрашу үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International