ТР Министрлар Кабинетында бәяләү эшчәнлегенең актуаль сораулары каралды

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

       ТР Премьер-министрының урынбасары – ТР Бәяләүчеләр союзының Күзәтү советы рәисе Юрий Камалтынов 2014 елның 7 маенда “Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы” КП җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде.

       “Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы” коммерциясез партнерлыгы эшчәнлеге турында Партнерлык президенты Андрей Лисичкин таныштырды.

        Партнерлыкның муниципаль берәмлекләр һәм хакимият органнары белән хезмәттәшлеге турында Партнерлык Идарәсе әгъзасы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин чыгыш ясады.

       Бәяләү эшчәнлегенең актуаль сораулары турында сүз барышында Партнерлыкның Күзәтү Советы рәисе тарафыннан бәяләү базарында  эшмәкәрлек һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлеген үстерүне билгеләүче һәм намуссыз конкунциягә каршы гамәлләр кылу механизмын булдыру буенча йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International