Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы 115 миллион 620 мең сум салым булмаган табыш керде

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

       Бүген, 12.05.2014,  министр Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның 4 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, күрсәтелгән вакыт дәверендә республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 115 миллион 620 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 28,24 % ка үтәлде.

       Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 25,28 миллион сум - план 64,7 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 8,65 миллион сум – план 87,4% ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 8,53  миллион сум – план 24,4 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 8,32  миллион сум акча кергән;

чиста табыш өлешеннән – 20 миллион сум, план 33,1 %ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 44,76 миллион сум табыш кергән– план 104,8 %ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International