Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан апрель аенда республика милкендәге мөлкәтне контрольдә тоту буенча функцияләрне башкару кысаларында дәүләт учреждениеләренә беркетелгән дәүләт милкен урынлы файдалануны тикшерү башланып җибәрелде. 2014 елга билгеләнгән план буенча республиканың 52 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тикшереләчәк.
Бүгенге көндә план-график нигезендә 6 Идарә тикшерелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең дәүләт мөлкәтеннән файдалануын тикшерү барышында Алексеевск муниципаль районында закон бозу очрагы ачыкланды. Алар оператив идарә итү хокукындагы биналарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ризалыгын алмыйча башка оешмаларга тапшырганнар.
13 май көнне закон бозу буенча чаралар күрү һәм Алексеевск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесен җаваплылыкка тарту максатыннан штраф салыну турында административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.