Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеконференция режимында “Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 мае указын үтәү турында” коллегия утырышы узды.
Утырышны министр Азат Хамаев ачты. Ул чыгышында указда куелган бурычларны үз вакытында үтәүнең мөһим булуын азсызыклады.
Утырышның иң төп сорауларының берсе нәтиҗәләр ясау һәм күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү буенча проблемаларга анализ ясау булды. Бу тема министрның беренче урынбасары Сергей Демидов чыгышында чагылыш тапты.
Тулаем алганда, республика буенча бүгенге көндә гариза биргән күп балалы гаиләләрнең 80% ы алды. Сергей Демидов җир кишәрлекләре бирү процентының кимүен азсызыклады.
Җир кишәрлекләре бирүдә тоткарлыклар тудыручы тудыручы иң төп факторлар җир җитмәүелек нәтиҗәсендә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә туа.
Казан шәһәрендә 6408 күп балалы гаилә җир кишәрлеге алуга гариза язган. Исемлеккә 5566 гаилә кертелгән. Җирләрне үзләштерү һәм сайлау актив рәвештә баруга карамастан, Казан шәһәре буенча 2400 тән артык җир кишәрлеге җитми. Каймар авылында җир кишәрлекләре тулаем диярлек үзләштерелде. Сокурыда җир кишәрлекләре межаланды. Май аенда җир кишәрлекләре сайлау процедуралары үткәрелде һәм алар барысы да күп балалы гаиләләргә бирелде. Алда күп балалы гаиләләргә бирү өчен Каймар торак пункты чикләренә өстәмә җирләр кертү эше башкарылды. Шулай ук Сокуры авылы рәтендәге җир кишәрлегенә карата да эш башкарыла.
Яр Чаллы шәһәрендә 3332 гариза бирелгән. Җир кишәрлекләре алучы гаиләләр исемлегенә 3154 гаилә кертелде. Бүгенге көндә 800 җир кишәрлеге җитми. Яр Чаллы шәһәрендә туачак балалар исәбе белән тагын 200 га җир кишәрлеге кирәк булачак.
Министрның беренче урынбасары җир кишәрлекләренең шактый зур финанс кертүне таләп итүче инфраструктура белән тәэмин ителүнең түбән дәрәҗәдә булу проблемасына да игътибар бирде.
Сергей Демидов чыгышында шулай ук муниципаль берәмлекләрнең муниципаль мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан кергән табыш буенча бюджет йөкләмәләрен үтәү темасы да күтәрелде. 18 муниципаль берәмлек табыш буенча еллык планны үтәү буенча 25% бусагасына да җитә алмадылар. Муниципаль мөлкәт, аеруча җир кишәрлекләрен файдаланган өчен бурыч буенча ситуация дә киеренке кала.
Коллегиядә шулай ук ТР муниципаль берәмлекләрендә “Халык инвентаризациясе” акциясен үткәрү турында да сүз кузгатылды. Акция үткәрү нәтиҗәләре буенча 675 җир кишәрлеге һәм 628 бина барлыгы ачыкланды. Аларның 20% ы инде хуҗалык кулланылышына кертелде. Ләкин барлык районнарда да халык арасында аңлату эшләре җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмау нәтиҗәсендә гражданнардан хәбәрләр алынмады.
Муниципаль милекнең базар бәясен билгеләү турындагы исәп-хисапларны карау өлеше буенча муниципаль берәмлекләр белән төзелгән Килешмәләрнең үтәлеше турында министр урынбасары Фәрит Мусин чыгыш ясады. Ул хакны бәяләү турындагы исәп-хисапларның тулы бирелмәвен һәм өстәмә битләрсез булуын билгеләп үтте. Исәпләүләрдә хаталар җибәрү очраклары да аз түгел. Һәм муниципаль берәмлекләргә муниципаль милекне бәяләгән вакытта “Татарстанның Бәяләүчеләр союзы” Партнерлыгы белән хезмәттәшлек итәргә киңәш итте.
Коллегиядә катнашучылар каршында шулай ук министр урынбасары Рөстэм Мерзакреев чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең Дәүләт кадастрына кертү сораулары буенча мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә 929 авыл җирлекләренең (44% ы) 405 чиге дәүләт кадастры исәбенә кертелгән.
Рөстэм Мерзакреев билгеләп үткәнчә, авыл җирлекләренең калган 524 чиге Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре статусы һәм территорияләре чикләрен билгеләү законнарындагы картографик тасвирламаларда хаталар булу сәбәпле кадастр исәбенә куела алмый икән. Бу җитешсезлекләрне төзәтү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Юстиция министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре статусы һәм территорияләре чикләрен билгеләү законнарына үзгәрешләр кертү буенча эш башкара.
Коллегия барышында министр Азат Хамаев күрсәткечләр буенча артта калуның сәбәпләрен ачыклау һәм килеп чыккан проблемаларны чишү юлларын һәм үтәү вакытларын билгеләү максатыннан видеоэлемтә режимында муниципалитет вәкилләренә мөрәҗәгать итте.