ТР Бәяләүчеләр союзы сораулары буенча ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында киңәшмә үтте

2014 елның 30 мае, җомга

       27 май көнне “Бәяләүчеләр союзы” КП эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре буенча ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы җитәкчелеге белән IT-паркта үткән киңәшмә барышында “Татарстан Республикасында бәяләүне зоналаштыру” геомәгълүмати системаны булдыру сораулары каралды.

       Киңәшмәдә мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасарлары Анатолий Геллер һәм Тимур Зарипов, “ГЛОНАСС+112” ҖЧҖ генераль директоры Тимур Якубов, “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” ДУП департаменты җитәкчесе Георгий Цой, ТР икътисад министрлыгы министрлыгының территориаль үсеш идарәсе җитәкчесе Марат Гайнуллин, ТР Бәяләүчеләр союзы Партнерлыгының башкарма дирекциясе һәм идарәчелек әгъзаләре, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының профильле  структур подразделениеләре җитәкчеләре катнаштылар.

       Партнерлык Президенты Андрей Лисичкин бәяләүне зоналаштыру системасын презентацияләү белән чыгыш ясаганда системаны төзегән вакытта җир кишәрлекләренең кадастр бәясен суд аша дәгъвалау практикасын, алда булачак торак булмаган күчемсез милек һәм торак объектларны массакүләм бәяләүне исәпкә алу мөһимлегенә тукталды. Ул бу системаны булдыруның гражданнар  өчен генә түгел, коммерцияле оешмалар, башкарма хакимият органнары, хокук саклау органнары, муниципалитетлар,  судьялык ширкәтләре өчен дә мөһим булуын билгеләде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International