Федераль дәрәҗәдә крестьян хуҗалыклары өчен җир кишәрлекләре бирү сораулары төгәл билгеләнде, шулай ук оешмалар сораулары, аерым саклыкта булган табигый территорияләрдән файдалану һәм саклау, үсеш һәм барлыкка китерү үзенчәлекләре, аерым саклыкта булган табигый территорияләр составы турында положениеләргә төзәтмәләр кертелде.
Шундый ук үзгәрешләр Татарстан Республикасының Җир кодексына кертелде.
Аерым сакланыштагы җирләр исемлегенә: аерым саклыкта булган табигый территорияләр; рекреацион, тарихи-мәдани, ауеруча кыйммәтле җирләр.
Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җир кишәрлекләренә хокукны туктату һәм мәҗбүри тартып алу турындагы положение федераль дәрәҗәдә җайга салынганга күрә, көчен югалтты.
Моннан тыш, республика милкен хосусыйлаштыру процессында барлыкка килгән һәм акционерлык җәмгыятьләренә бирелгән Казан шәһәре чикләрендәге җир кишәрлекләре файдалану хокукы Казан шәһәре җирле үзидарә органнары карамагына күчте.
Закон 2014 елның 27 маенда гамәлгә керде.