Бүген, 9 июнь көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле икенче утырышы булып узды. Башка сораулар белән беррәттән депутатлар “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Законы проектын да карадылар һәм беренче укылыштан ук кабул иттеләр.
Бу сорау буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Җир кодексына тәкъдим ителгән үзгәрештә дәүләт һдм муниципаль хаҗәтләр өчен тартып алынырга мөмкин җирләр турындагы мәгълүмат бирүнең шартлары һәм тәртибе билгеләнә.