09.06.2014 көнне чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның 5 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның биш аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 146 миллион 600 мең сум акча керде.
2014 елның май аена республика бюджетына керде:
мөлкәтне арендалаудан – 28,95 миллион сум - план 74,1 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 10,88 миллион сум – план 109,9% ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 23,55 миллион сум – план 67,3 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 8,51 миллион сум акча кергән;
Чиста табыш өлешеннән - 25,99 миллион сум, план 43 % ка үтәлгән;
Дивидентлардан - 1,56 миллион сум, план 0,7 % ка үтәлгән
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 47,06 миллион сум табыш кергән– план 110,2 %ка үтәлгән.
Шулай итеп, агымдагы елның биш аенда еллык бюджет йөкләмәсенең 35,8%ы үтәлде.