“ТР Бәяләүчеләр союзы” Коммерциясез Партнерлыгы ярдәме белән Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә итү югары мәктәбе базасында 10.06.2014 көнне “Күчемсез милеккә салым салу нигезендә трритория үсеше белән идарә итү һәм масштаблы инфраструктура проектларын тормышка ашыру” конференциясе үтте. Чыгышларда бәяләү эшчәнлегендәге законнарга кертелергә тиешел үзгәрешләр, бәяләүчеләр берлеге тәкъдимнәре, бәяләү методологиясе эшкәртмәсе буенча федераль һәм региональ инфраструктура проектларының алдынгы мәгълүмати-методологик практикасы, мониторингы, активларның бәясен билгеләүне контрольдә тоту һәм экспертиза ясау, массакүләм бәяләүнең практик аспектлары каралды.
Дискуссия барышында конференциядә катнашучылар - ТР бәяләүчеләр берлеге вәкилләре, “Кадастр инженерлары берләшмәсе”КП җитәкчеләре һәм җаваплы шәхесләр, ТР эшмәкәрләр һәм оешмалар Ассоциациясе, проект оешмалары, зур сәнәгать компанияләре, коммерциясез берләшмәләр, укыту учреждениеләре һәм хакимият органнары вәкилләре тәҗрибә уртаклаштылар.