Республика яки муниципаль милектә булган торак булмаган фонд объектлары белән идарә итү тәртибен бозган өчен җаваплылык көчәйтелде

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

       2014 елның 9 июне көнне “ТР Административ хокук бозулар Кодексына үзгәрешләр кертү турында”  № 47 ­­– ТРЗ Татарстан Республикасы Законы ТР Президенты тарафыннан имзаланды һәм ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде.

       Бу закон тарафыннан  ТР Административ хокук бозулар Кодексының 4.3 һәм 4.4 мәддәләре буенча  Республика яки муниципаль милектә булган торак булмаган фонд объектлары белән идарә итү һәм файдалану тәртибен бозган өчен  җаваплылык көчәйтелде.

       Мисал өчен, республика милкендә булган торак булмаган фонд объектыннан вәкаләтле  башкарма хакимиятнең махсус рөхсәтеннән башка идарә иткән өчен җитәкчеләргә штраф күләме ун тапкырга артты.  

       Торак булмаган фонд объектларыннан тиешле рәвештә төзелмәгән документлар белән файдалану яки эксплуатацияләү кагыйдәләрен яки нормаларын бозган өчен гражданнарга 3 меңнән алыа 5 меңгә кадәр; җитәкчеләргә – 20 меңнән алып 30 меңгә кадәр; юридик шәхесләргә – 200 меңнән алып 300 меңгә кадәр административ штраф салу каларган.  

        Муниципаль милектә булган торак булмаган фонд объектыннан җирле үзидарә органнарының махсус рөхсәтеннән башка идарә иткән өчен җитәкчеләргә штраф күләме ун тапкырга артты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International