«Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы» КП идарәчелеге утырышы

2014 елның 27 июне, җомга

       2014 елның 27 июнендә булган «Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы» КП идарәчелегенең чираттагы утырышында Партнерлык Комитетларының эшчәнлеге, бәяләүчеләрнең һөнәри әзерлеге һәм җаваплылы сыйфатын күтәрү,  муниципаль берәмлекләр, хокук саклау органнары, һәнәри юнәлештәге оешмалар белән хезмәттәшлек итү сораулары каралды.

       Бердәм хокукый, эшмәкәрлек, мәгълүмати үсеш буенча эшмәкәрлек структурасы хезмәттәшлеген үстерү һәм киңәйтүдә мөһим адым булып утырышта Татарстанның иминиятчеләр союзы белән хезмәттәшлек итү турындагы Килешмәсен төзү булды.

       Партнерлык рәтләренә гаризалар буенча “Регион-Эксперт” ҖЧҖ һәм “Агат-НК” ҖЧҖ яңа әгъзәләр кабул ителде.

       Утырышта муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек итү сорауларын караганда Партнерлыкның эксперт-консультация бирү советына чаралар планына кертеп, муниципаль берәмлекләрдә бәяләү эшчәнлеге белән бәйле дәгъвалы ситуацияләрне карауны тормышка ашыруны тәэмин итү йөкләнелде.

       Мөһим булган тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Партнерлыкны күзәтү Советы Рәисе Юрий Камалтыновка җибәреләчәк һәм ТР муниципаль берәмлекләре Советына карау өчен кертеләчәк.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International