Дәүләт милкен һәм җирләрен максатчан, нәтиҗәле һәм законлы файдалануны контрольдә тоту максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2014 елның икенче кварталында дәүләт милкеннән файдалануны тикшерү буенча 27 тикшерү, шул исәптән мөлкәтне дәүләт учреждениеләре тарафыннан куллануны тикшерү буенча 19 тикшерү башкарды.
Тикшерү вакытында тикшерелгән учреждениеләрнең түбәндәге закон бозу очраклары ачыкланды:
- дәүләт милкен хуҗасы ризалыгыннан башка бүтән оешмаларга тапшыру;
- мөлкәт хуҗасы ризалыгыннан башка күчемсез милек объектларын җимерү;
- күчемсез милек объектларыннан эксплуатацияләүгә кертү рөхсәте булмаган килеш файдалану;
- оешма балансында булган күчемсез милек объектларына (җир кишәрлекләренә) оператив идарә итү хокукы теркәлмәгән;
- күчемсез милек объектларына (җир кишәрлекләренә) оператив идарә итү хокукына дәүләт теркәве турындагы таныклыклардагы мәгълүматлар фактик мәгълүматларга туры килми.
841,7 кв.м кулланылмый торган бина һәм 9 автомобиль ачыкланды. Дәүләт учреждениеләре тарафыннан ике машинаны югалту һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы рөхсәтеннән башка дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләрен 8 юридик шәхес кулланылышына тапшыру фактлары ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 19 учреждениенең 18 е буенча тикшерү нәтиҗәләре материаллары тикшерелгән учреждениеләрне күзәтү йөкләнелгән Татарстан Республикасы министрлыкларына җибәрелде.