ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан ТР Арбитраж судына Питрәч, Лаеш муниципаль районнары территориясендәге «ИАРТ Девелопмент» һәм «Меха Матюшино» оешмаларының гомуми өлеш милке хокукындагы авыл хуҗалыгы җирләрен өч ел дәвамында максатчан кулланмаганнары өчен тартып алу турында дәгъва гаризалары бирелде.
ТР Арбитраж судлары утырышларында үзара килешүләргә ирешү кысаларында җир хуҗалары бу җирләрне сөреп, авыл хуҗалыгы культуралы үсемлекләре чәчү эшләрен башкару юлы белән кимчелекләрне бетерү турында дәгъваны җайга салу фикерләрен расладылар.
03.07.2014 көнне ТР буенча Росреестр идарәсе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Лаеш һәм Питрәч башкарма комитетлары вәкилләре белән бу җирләргә чыгып тикшерү үткәрү нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән кимчелекләрнең бетерелүе билгеләнде. 280 га мәйдандагы җир авыл хкҗалыгы кулланылышына кертелгән.