«Бәяләү эшчәнлеге турында» 135-ФЗ үзгәрешләр кертү турында закон проекты

2014 елның 15 июле, сишәмбе

       РФ Дәүләт думасы тарафыннан өченче укылышта кабул ителгән «Бәяләү эшчәнлеге турында» 135-ФЗ үзгәрешләр кертү турында закон проекты Федерация советы белән расланылды һәм 09.07.2014 көнне РФ Президентына җибәрелде.

       Федераль закон бәяләү эшчәнлеген, дәүләт кадастр бәяләвен, бәяләүчеләрнең үзкөйләнешле оешмалары эшчәнлеген җайга салуны камилләштерүгә юнәлтелгән.

       Бу максаттан Федераль закон тарафыннан бәяләү эшчәнлеген башкару өчен нигез һәм аны башкару шартларына төгәллек кертелә, бәяләү үткәрү килешмәләре таләпләре, объектны бәяләү турындагы отчет эчтәлеге конкретлаштырыла, бәяләүче хезмәт килешмәсе төзегән бәяләүче һәм юридик шәхесләрнең вазифалары тулылындырыла.

       Бәяләү өлкәсендәге закон үзгәрешләре турындагы тулырак мәгълүмат оценщики-рт.рф  сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International