Агымдагы ел башыннан муниципаль берәмлекләр тарафыннан “Халык инвентаризациясе” акциясе үткәрелә. Акцияне Казан шәһәре башлап җибәрде һәм бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләргә иреште. Акциянең төп бурычы – җирле үзидарә органнарына ярдәме белән халык инициативасын кулланып нәтиҗәле кулланылмый торган күчемсез милек объектларын, җир кишәрлекләрен хуҗалык әйләнешенә җибәрү һәм салым табышын арттыру.
Бүгенге көндә инвентаризация кысаларында 1313 кулланылмый торган җир кишәрлеге, бина барлыгы ачыкланды. Бу акциядә Арча, баулы, Биектау, Чүпрәле, Түбән Кама һәм Тукай районнары актив катнаштылар. Шул ук вакытта күп кенә районнарда бу эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмый, халык актив катнашмый.
Шуның өчен акциянең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан “Түгәрәк өстәл” үткәрелде.
Чараны министр Азат Хамаев ачып җибәрде һәм алып барды. “Түгәрәк өстәл” тырышында республика акциясен үткәрүдә үз тәҗрибәсе белән Казан шәһәре башкама комитетыныд Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ратмир Шайдуллин уртаклашты. ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Тимур Зарипов “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша кулланылышта булмаган объектлар турында мәгълүмат җыюда файдалану турында сөйләде.
Аннан соң Палата һәм Идарә белгечләре биргән сорауларга җаваплар бирелде. Утырышта шулай ук Палаталар эшчәнлегенә кагылышлы башка төр актуаль сораулар да каралды. Үзара хезмәттәшлек итү килешмәләре турында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов чыгышы тыңланылды.
Мондый чара тагын агымдагы елның көз айларында нәтиҗәләр ясау буенча үткәреләчәк.