2012 елның 01 гыйнварыннан 50% тан артык муниципаль өлеше булган муниципаль унитар предприятие һәм акционерлык җәмгыятьләренә карата “Аерым төрдәге юридик шәхесләр тарафыннан товарлар, эш, хезмәт күрсәтүне сатып алу” № 223 Федераль законы гамәлгә керде.
Татарстан Республикасында № 223 Федераль законы кагылышы астына керүчеләргә заказлар ясау өчен өстәмә электрон площадка - www.223.agzrt.ru сайты булдырылды. Бу сайтта барлык МУП һәм ААҖ үзләренең заказлары һәм алдагы елга сатып алу планы турындагы Положениләрен куярга тиеш.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчеләр һәм ТР муниципаль беоәмлекләрнең Башкарма комитетларына тиешле эшне башкару мөһимлеге турында ике тапкыр мөрәҗәгать итте.
160 МУП ның рәсми сайтта 139 ы гына тиешле мәгълүматны урнаштырды.
Эшне вакытында һәм тиз башкаручылардан Лаеш, Баулы, Минзәлә, Тукай, Әлмәт районнарын атап үтәргә була.