07.08/.2014 министр Азат Хамаев җитәкчелегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2014 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча коллегия утырышы узды. Коллегия ведиоконференция режимында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының Мөлкәт һәм җир палаталары җитәкчеләре катнашында үтте. Коллегия утырышы эшендә министрлыкның коллегиясе әгъгаләре, структур подразделениеләр җитәкчеләре катнаштылар.
Министр урынбасары Фәрит Мусин чыгышында 2014 елның беренче яртысында дәүләт милке белән идарә итү һәм файдаланудан алынган табыш нәтиҗәләренең 595 миллион сум һәм аныд еллык йөкләмәнең 145% тәшкил итүе билгеләнде. Муниципаль бюджетка кергән гомуми табыш – 2 млрд. 58 миллион, яки еллык йөкләмәнең яртысы.
Кайсыбер районнар табыш буенча план үтәүдән калышалар, аренда түләүләре буенча, бигрәк тә җир кишәрлекләре өчен бурыч үсә.