Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 677 миллион 480 мең сум салым булмаган табыш керде

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

       Бүген, 11.08.2014,  чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның җиде аена республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 7 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 677 миллион 480 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 165,47 % ка үтәлде.

       Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 63,60 миллион сум - план 162,8 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 17,31 миллион сум – план 174,8 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 138,34  миллион сум – план 395,3 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 8,60  миллион сум акча кергән;

акцияләр сатудан – 264,46 миллион сум – план 3 778 % ка;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 49,10 миллион сум табыш кергән– план 115 % ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International